Ваш браузер устарел. Рекомендуем обновить его до последней версии.

№ 5435 Сценарий праздника "Уңыш бәйрәме"

Опубликовано 06.10.2019

Галиева Айсина Магсумовна 
МБДОУ Шалинский детский сад "Тургай"

Пестречинский район, с.Шали
Воспитатель
Сценарий праздника "Уңыш бәйрәме"

 

Уңыш бәйрәме

 

Тәрбияче Галиева А.М.

 

Беренче өлеш

Выход.

 

Хәерле көн, кадерле дуслар!

Без бүген көз бәйрәменә – Уңыш бәйрәменә җыелдык.

Көз. Кемдер аның килүенә чын күңелдән шатлана, ә кемдер көенә. Чөнки көз ул моңсу, көз ул сагышлы.

 Ләкин ничек кенә булмасын, һәр ел фасылының да үз матурлыгы бар. Алтынга манылган урманнар, бакча тулы өлгергән яшелчә, җиләк-җимеш бары көздә генә!

 Без бүгенге бәйрәмебездә көзгә багышланган җырлар җырларбыз, шигырьләр сөйләрбез, уеннар уйнарбыз, рәхәтләнеп ял итәрбез.

 

А.Б.Күңелләргә якты нур өләшеп,

 Шатлык өстәп һәрбер йөрәккә,

 Үз муллыгы белән көзләр килә,

  Йомгак ясап җәйге хезмәткә.

Табындагы икмәк, сый-нигъмәтне

Күреп, ил картлары шатлана.

Муллык белән җиргә килә көзләр,

Көзге муллык кыла тантана.

 

Г.Камилә

Җиргә төшә сары, ал яфраклар,

 Көз җиткәнен алар белдерә.

 Алтын көзең синең, туган ягым,

  Күңелемә якын, бер генә.

 

Һәркайда да муллык, туклык,

Һәрбер җирдә көзге шатлыклар.

“Кара көз” дип сиңа беркем әйтмәс,

 Кочагыңда муллык, байлыклар.

 

Шамил

Если на деревьях
Листья пожелтели,
Если в край далекий
Птицы улетели,
Если небо хмурое,
Если дождик льется,
Это время года
Осенью зовется.

 

 

 

Гүзәл

 Ходит осень в нашем парке,
Дарит осень всем подарки:
Фартук розовый — осинке,
Бусы красные — рябинке,
Зонтик жёлтый — тополям,
Фрукты осень дарит нам.

 

Алинә

Йөгерә-йөгерә алмагачтан

Без җыябыз алмалар.

Безнең эштән шундый үскән,

Шундый пешкәннәр алар.

 

Алмасын, алмасын

Өз, агачта калмасын!

Зур уңышның бәйрәме –

Бар да көлсен, уйнасын.

 

 Сөмбел

Яфракларны күр әле

Алтын төскә кергәннәр.

Бар дөньяны күмгәннәр.

Җил чыкканда шаулашалар,

Оча-оча уйнашалар,

Һавада әйләнәләр

Һәм җиргә сибеләләр.

Азалия

Таң ягыннан таңны котлап,

Акрын искән җил белән

Күкрәп үскән тук башаклар

Әлли-бәлли селкенә.

Зур заводтан безгә килгән

Зур корыч атлар бүген.

Киң басуны иңләп алды,

Тулды амбарга иген.

 

 Илназ

Закружился надо мной
Дождь из листьев озорной.
До чего же он хорош!
Где такой еще найдешь –
Без конца и без начала?
Танцевать под ним я стала,
Мы плясали, как друзья, —
Дождь из листиков и я.

 

Җыр – “Көз килә”

 

Алып баручы.  Кадерле дуслар!

 Уңыш бәйрәмебезне  Көздән башка бәйрәм итсәк, күңелле булмас.

Илебезгә, җиребезгә муллык алып килүче Алтын көз, бәйрәмебезгә рәхим ит!

 

Көз:

Исәнмесез, балалар!

Сез мине беләсезме?

Әйе, мин – сентябрь дә,

Мин – октябрь дә,

Мин – ноябрь дә.

 

Мин Көз генә булсам да, җәй буена сезнең ничек эшләгәнегезне, хезмәтне яратуыгызны белеп торам. Бүгенге бәйрәм – сезнең тырышлыгыгыз, уңганлыгыгыз нәтиҗәсе ул. Мин үземнең уңыш тулы кәрзинемне сезгә бүләк итәм.

 

Алып баручы: Көз ул ялгыз гына йөрми. Аның бик чибәр кызы да бар. Әгәр Көз алып килгән менә табышмакларны чишсәк, без ул чибәркәйнең исемен дә белербез.

 

Ачыдыр теле,

 

Кыллыдыр төбе. (Суган)

 

Гәүдәсе бар, җаны юк,

 

Үзе эшләпә кигән, башы юк. (Гөмбә)

 

Түгәрәк кенә кызыл йорт,

 

Эче тулы корт. (Помидор)

 

Чәчәге агачында,

 

Алмасы тамырында. (Бәрәңге)

 

Үзе кызыл, үзе буялмаган. (Чөгендер)

 

Җир астында картыгыз,

 

Сакалыннан тартыгыз. (Шалкан)

 

Эсселәгән саен кат-кат тун кия. (Кәбестә)

 

А.Б. Нинди матур исем – Сөмбелә! Сөмбелә –зәңгәр күзле, зифа буйлы, сүзгә тапкыр, эшкә уңган кыз ул.

 

Алып баручы.

Урам буйлап килә

Сөмбелә көлә-көлә,

Яфракларын сибә-сибә

Шаяра, уйный, көлә

Сөмбелә:

Саумы, якын дусларым!

Сезне сагынып килдем мин.

Сезгә аяз көннәр дә,

Байлык та китердем мин.

Мин – көз кызы – Сөмбелә,

Көзге байлык кулымда.

Чакырам мин һәммәгезне

Шушы бәйрәм түренә.

 

Балалар, мин сезгә бик күп яфраклар алып килдем. Ә хәзер, әйдәгез, “Яфрак” уены уйныйк.

 

“Яфрак” уены.

 

Сөмбелә: Бик булдырасыз икән, барыгызга да зур рәхмәт! Һәрвакыт шундый тырыш, уңган булыгыз. Уңыш бәйрәме белән котлыйм сезне!

 

Алып баручы:

 Әйдә, Сөмбелә, кал безнең янда. Бәйрәмебез синең белән тагын да ямьлерәк булыр.

Ә без әниләр белән табышмаклар чишеп алырбыз.

 

“Табышмак” уены

Өстә дә үсә алмалар,

Төптә дә үсә алмалар;

Өстәгесе кирәксез,

Төптәгесен, җиткәч көз,

Караңгыдан алалар,

Караңгыга салалар.

Пешерсәң аны тагын,

Тәмләнә шулчак табын.

 (Бәрәңге)

 

Исемем- боерык,

Зурлыгым- йодырык;

Эленеп торырлык

Бар миндә коерык. (Алма)

 

Итләч, йомры, яшелен

Өзеп алдым, яшердем;

Гаҗәпләндем бераздан,

Кояшсыз да кызарган.(Помидор)

            

Тар бүлмәдә үстек без,

Тезелдек тә бер сафка;

Саргайгач та йөзебез,

Сибелдек төрле якка.(Борчак)          

 

Җиләк кояшта пешә,

Шалкан учакта пешә,

Нәрсә ... суыкта пешә?(Миләш)   

                  

Ул- витамин казыгы,

Куян, кеше азыгы,

Ашыйлар кетер-кетер,

Аның исеме ...  (Кишер)

 

 Яңгырны бик яратса да,

Эшләпә кия көн дә.

Аягы аның бер генә,

Аумый тора. Ул ...(Гөмбә)

 

Кечкенә генә сары карт, кигән туны тугыз кат.

(Суган)

 

Тугәрәк өй.

Кызыл эчле яшел өй

Тәрәзәсез- ишексез.

Авыз итеп карасаң-

Балдай татлы! Һичшиксез!  (Карбыз)

             

Яшел бишек.

Чыга да җирдән үсеп,

Бер сабакка эленә

Күп дистә яшел бишек.

Шуларның һәрберенә

Күп бәби салган булыр...

Исемен кем алдан белер? (Борчак кузагы)

 

Балалар башкаруында рус биюе.

 

Сиринә

Заглянула осень в сад —
Птицы улетели.
За окном с утра шуршат
Жёлтые метели.
Под ногами первый лёд
Крошится, ломается.
Воробей в саду вздохнёт,
А запеть –
Стесняется.

 

 

Айгөл

Курайларда көз көйләрен уйнап,

Агачларны сары төскә буяп,

Куакларга җиләк-җимеш элеп,

Агач төпләренә гөмбә тезеп,

Урман буйлап алтын көз йөри.

 

Х.Камилә

Көшел-көшел бодай, арыш җыеп,

Саламнардан зур эскертләр куеп,

Кара җирне уҗым белән каплап,

Тракторлар белән гөрләп-шаулап.

Кырлар буйлап уңган көз йөри.

 

Җәмил

Балаларны бакчаларга дәшеп,

Аяк асларына яфрак чәчеп,

Тәрәзләрне яңгыр белән юып,

Күп кошларны җылы якка куып,

Урам буйлап наян көз йөри.

 

Данияз

Оча сары яфраклар,

Шундый үз, шундый ятлар.

Әйтерсең, ярсу атлар.

Әйтә күк алар гүя:

Бар иде, – дип, – безнең дә

Кайчандыр яшел чаклар...

 

Нияз

Оча сары яфраклар –

Көзләрдән тәүге хатлар,

Җәйләрдән соңгы хәбәр.

Сөйли белсәләр әгәр,

Әйтерләр иде: “Хушыгыз,

Киләсе язга кадәр.

 

 Сөмбел, Тахир башкаруында җыр

 

                     Залда башларына яшелчә башлыклары кигән балалар чыгышы

Инсаф

Кәбестә:

Мин булам кәбестә,

Үзем яшкелт төстә.

Ашларга да төшәм мин,

Бәлештә дә пешәм мин.

Чөнки мине балалар

Көн дә көтеп алалар.

 

Камил

Кабак:

Карагыз әле бер генә

Менә миңа – кабакка,

Турап куйсагыз, мин сыймыйм

Хәтта тугыз табакка.

 

Тимур

Кишер:

Минем исемем – кишер,

Теләсәң, болай пешер,

Теләсәң, ашка тура.

Мине яраткан бала

Озын гомерле була.

 

Әмир

Суган:

Минем исемем – суган,

Мин Һиндстанда туган.

Мине бик тә мактыйлар,

Салатка да турыйлар,

Тураганда елыйлар.

 

Реналь

Кыяр:

Карагыз сез минем кыяфәткә:

Үзем эре, шома, сөйкемле.

Су сипкәнгә шулай үстем мин,

Яшел, матур кыяр шикелле.

 

Данил

Помидор:

Җылы якта тусам да мин,

Сездә дә уңыш бирәм.

Кып-кызыл булып пешәмен,

Тәмләткечләргә керәм.

 

Тахир

Чөгендер:

Җир астында җыйнак кына

Кызарып үсеп ятам.

Чөгендерле аш та тәмле,

Венегретка да батам.

 

А.Б. Яшелчә, җиләк-җимешләр,

Әйдәгез, түргә, дуслар!

Сезсез өстәлнең яме юк,

Сез – безнең якын дуслар.

 

Татарча Бию.

 

Алып баручы: Бүгенге бәйрәмебезне икмәктән башка күзалдына китерүе дә кыен.

Гәрәбәдәй булып үсте иген,

Түгелгән тир бушка китмәде.

Игенченең батыр хезмәте бу –

Күпереп пешкән арыш икмәге.

Яшәү чыганагы – кояш нурын,

Җир җылысын саклап үзендә

Күкрәкләргә терәп кисәр икмәк

Көр табынның тора түрендә.

 

Икмәк – игенченең җан җылысы,

Җир-анага кадер-хөрмәте.

Яшәү тамыры ул һәр йөрәкнең,

Шуңа кадерлибез икмәкне.

 

Әти-әни, Ватан һәм дә икмәк!

Бу сүзләрдә тормыш мәгънәсе.

Бәхет, хезмәт, ирек, яшәү яме

Шул сүзләргә бәйле һәммәсе.

 

Гади сорау: нәрсә соң ул икмәк?

Кирәк, дуслар, уйлап карарга.

Ләкин әле икмәк ашау гына

Ярдәм итмәс җавап табарга.

 

Икмәк нәрсә?

Язын тургай җыры,

Кышкы буран, көзге җил дә ул.

Кайгы да ул, ләкин шатлык та ул,

Бәхет тә ул, изге сүз дә ул.

 

Җир ул безнең газиз әнкәбез,

 Аңа мең-мең рәхмәт әйтәбез.

 Онытмыйк без җирнең әмерен,

  Ул чакыра безне: “Белегез, – дип, -

   Җир кадерен, икмәк кадерен!”

 

Җыр –“Чайкала иген кырлары”

Алып баручы

: Бәрәңгене икенче икмәк диләр. Икенче икмәк быел мулдан булды.

 

23. Бәрәңге:

Әгәр мине җиргә күмеп куеп,

Кешеләр карамасалар,

Бу кадәрле уңыш булмас иде,

Күммәсәләр, утамасалар.

 

А,Б, Әй бәрәңге, дөрес әйтәсең син,

Көч түкмичә бер ни уңалмый.

Бәрәңгесез яшәү мөмкин түгел,

Бәрәңгесез аш та булалмый.

 

Бакчага ямь биргән кебек,

Кичәбез дә ямьләнде.

Әйтерсең, безнең садик

Чын бакчага әйләнде.

 

Хушыгыз, еллар имин,

Илнең күге аяз булсын!

Сабыйларның шат авазы

Гел яңгырап торсын.

 

Бәйрәм мөбарәк булсын,

Табыннар түгәрәк булсын!

Барыбызга да сәламәтлек,

Тыныч көннәр насыйп булсын!

Җыр «Кап,кап».

 

Әниләрөчен музыкаль уен

 

2 нче өлеш рус әкияте “Зайкина избушка”